Кызылканат
Кызылканат (лат. Scardinius erythrophthalmus) — карплылар гаиләсендәге төче су балыгы. Европа белән Урта Азия сулыкларында киң таралган. Идель бассейны елгаларында да очрый. Озынлыгы 36 см га кадәр һәм 2 кг авырлыкка кадәр җитәргә мөмкин.
Кызылканат | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Scardinius erythrophthalmus L., 1758[1] |
Таксономик ранг | төр[1] |
Югарырак таксон | Краснопёрки[d][1] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d] һәм A New York City Fish[d] |
Аның озынлыгы 16—19 см, авырлыгы 100—300 г. Яшәвенең 3-5 нче елында җенси җитлегә. Апрель — июньдә су температурасы 18 °C булганда уылдык чәчә. Үрчемлелеге 4-232 мең бөртек уылдык. 10 ел яшиләр.
Кызылканат суүсем, бөҗәк, кортлар, уылдык, моллюсклар, кысласыманнар белән туклана.
Сылтамалар
үзгәртү- Позвоночные животные России: краснопёрка 2020 елның 13 июль көнендә архивланган.