Парагвай
Парагва́й (исп. Paraguay, гуар. Paraguáype), рәсми атамасы Парагва́й Респу́бликасы (исп.República del Paraguay, гуар. Tetã Paraguái) – Көньяк Америкада урнашкан диңгезгә чыгышы булмаган дәүләт. "Парагвай" сүзе гуарани телендә җирле Парана елгасының атамасыннан килеп чыккан.
Парагвай | |
исп. República del Paraguay гуар. Tetã Paraguái | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 1811 |
---|---|
Рәсми исем | Paraguay һәм République du Paraguay[1] |
Кыскача исем | 🇵🇾 |
ХФӘ билгесе | pɑɾɑ'guɑɪ |
Гомер озынлыгы | 73,12 ел[2] |
... хөрмәтенә аталган | Парагвай[d] |
Демоним | Paraguayan, paraguayi, Paraguayano, Paragvänan, باراغواياني, باراغوايانية, باراغوايانيون, פרגוואי, פרגוואית, paraguayeni, paraguayan, paraguayană, প্যারাগুয়ীয়, paraguaiano, paraguaiana, paraguaiani, paraguaiane, paraguaia, paraguayu, paraguaya, Paraguayen[1], Paraguayenne[1], Paraguayaner, Paraguayanerin, paraguajana, paraguajane, paraguajani, paraguajan, paraguaja, paraguaje, paraguaji, paraguajo, پاراڭواياني, پاراڭوايانية, پاراڭوايانيين, پاراڭوايانيات һәм Paraguach[3] |
Рәсми тел | испан теле[4] һәм гуарани теле[4] |
Гимн | Парагвай гимны[d] |
Мәдәният | Парагвай мәдәнияте[d] |
Шигарь тексты | Paz y justicia, Peace and justice, Мир и справедливост, You have to feel it! һәм Heddwch a Chyfiawnder |
Дөнья кисәге | Көньяк Америка[5] |
Дәүләт | Парагвай |
Башкала | Асунсьон |
Сәгать поясы | UTC−04:00 һәм America/Asuncion[d][6] |
Иң көнчыгыш ноктасы | 24°21′02″ к. к. 54°15′30″ кб. о. |
Иң төньяк ноктасы | 19°18′ к. к. 59°59′ кб. о. |
Иң көньяк ноктасы | 27°36′12″ к. к. 56°23′42″ кб. о. |
Иң көнбатыш ноктасы | 22°14′00″ к. к. 62°38′03″ кб. о. |
Геомәгълүматлар | Data:Paraguay.map |
Иң югары ноктасы | Серро-Перо[d] |
Иң түбән ноктасы | Парагвай[d] |
Дәүләт башлыгы вазыйфасы | Парагвай президенты[d] |
Ил башлыгы | Сантьяго Пенья[d] |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Парагвай президенты[d] |
Канунбирү органы | Парагвай конгрессы[d] |
Югары мәхкәмә органы | Парагвай югары мәхкәмәсе[d][7] |
Үзәк банкы | Парагвай үзәк банкы[d] |
Дипломатик мөнәсәбәтләр | Италия, Бразилия, Германия, Австралия, Исраил, Испания, Перу, Аргентина, Мексика, Уругвай, Кытай Җөмһүрияте, Америка Кушма Штатлары, Көньяк Корея, Россия, Япония, Һиндстан һәм Аурупа Берлеге |
Әгъзалык | Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Көньяк Америка җәмгыятьләре берлеге[d], МЕРКОСУР[d], Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Латин Америкасы һәм Кариб диңгезе бассейны илләрендә атом-төш коралларның таралуына юл куймау агентлыгы[d], Андлар җәмгыятьләре берлеге[d], Интерпол[8][9], ХКТО[d][10][11], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[12], Җирнең биофизик торышын күзәтү төркеме[d], Бөтендөнья почта берлеге[13][14], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][15], Америка дәүләтләре оешмасы[d], Бөтендөнья метеорология оешмасы[16], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[17] һәм Бөтендөнья таможня оешмасы[d][18] |
Балигълык яше | 18 яшь |
Никахка керү яше | 20 яшь |
Халык саны | 6 811 297 (2017)[19] |
Ир-ат халкы | 3 365 265[20], 3 280 434[20], 3 323 985[20] һәм 3 402 132[20] |
Хатын-кыз халкы | 3 338 534[20], 3 249 592[20], 3 294 711[20] һәм 3 378 612[20] |
Административ бүленеше | Альто-Парагвай[d], Альто-Парана[d], Амамбай[d], Асунсьон башкала округы[d], Бокерон[d], Каагуасу[d], Каасапа[d], Канендию[d], Сентраль[d], Консепсьон[d], Кордильера[d], Гуайра[d], Итапуа[d], Мисьонес[d], Ньеэмбуку[d], Парагуари[d], Пресиденте-Аес[d] һәм Сан-Педро[d] |
Акча берәмлеге | Парагвай гуарание[d] |
Номиналь тулаем эчке продукт | 39 950 899 733 $[21] һәм 41 722 295 362 $[21] |
Кеше потенциалы үсеше индексы | 0,717[22] |
Inequality-adjusted Human Development Index | 0,582[23] |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 4 ± 1 процент[24] |
Нәрсә белән чиктәш | Аргентина, Боливия һәм Бразилия |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[d] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[25] |
Электр аергычы төре | Europlug[d][25] |
Кулланылган тел | испан теле, парагвайлы гуарани теле[d], аче теле[d], чамакоко теле[d], чирипа теле[d], парагвайлы ишарә теле[d], ийовухва-чороте теле[d], пай-тавитера теле[d], санапана теле[d], гуана теле[d], маской теле[d], тоба-ком теле[d], мбья-гуарани теле[d], нивакле теле[d], мака теле[d], энльет теле[d], энсет теле[d], ангайте теле[d], айорео теле[d], гуарани теле һәм тапиете теле[d] |
Мәйдан | 406 756 км² |
Рәсми веб-сайт | paraguay.gov.py |
Һәштәге | Paraguay |
Югары дәрәҗәле Интернет домены | .py |
Тематик география | Парагвай географиясе[d] |
Библиография | Парагвай библиографиясе[d] |
Феноменның икътисады | Парагвай икътисады[d] |
Феноменның демографиясе | Парагвай халкы[d] |
Мәктәптә укымаган балалар саны | 248 767[26] |
Джини коэффициенты | 43,5[27] |
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме | 10 процент |
Тулаем туулар коэффициенты | 2,542[28] |
Шәһәр халкы | 4 189 606[20], 4 040 715[20], 4 115 703[20] һәм 4 259 528[20] |
Авыл халкы | 2 514 193[20], 2 489 311[20], 2 502 992[20] һәм 2 521 216[20] |
Демократия индексы | 5,86[29] |
BTI Governance Index | 4,97[30], 5,75[30], 5,99[30], 6,21[30], 5,7[30], 6,14[30], 6,04[30], 5,85[30] һәм 5,77[31] |
BTI Status Index | 5,85[30], 6,14[30], 6,34[30], 6,39[30], 6,13[30], 6,38[30], 6,24[30], 6,32[30] һәм 6,29[31] |
Туым күрсәткече | 20,627[20], 21,281[20], 20,946[20] һәм 20,328[20] |
Үлем күрсәткече | 7,638[20], 5,636[20], 5,916[20] һәм 7,437[20] |
Happy Planet Index score | 47,6[32] |
Илнең мобиль коды | 744 |
Илнең телефон коды | +595 |
Халыкара префикс | 0 |
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны | 9-1-1[d] |
Илнең GS1 коды | 784 |
Номер тамгасы коды | PY |
Диңгездәге идентификацияләү номеры | 755 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Парагвайда җирләнгәннәр[d] |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | Төркем:Парагвайда төшерелгән фильмнар[d] |
Парагвай Викиҗыентыкта |
Тарих
үзгәртү- 1537 – испаннар Асунсьонга нигез сала.
- 1542–1640 – Перу испан вице-корольлеге составында.
- 1609 – иезуитларның үтеп керүе.
- 1617 – Парагвай территориясе Перу испан вице-корольлеге кысаларында Испаниядән автономиягә ирешә. Җирле хакимиятне иезуитлар ордены кулында була.
- 1768 – иезуитларның испан хакимияте тарафыннан Парагвайдан куылуы.
- 1776 – Парагвай Рио-де-Ла-Плата вице-корольлеге составына кертелә.
- 1811 – Рио-де-Ла-Платаның Испаниядән бәйсезлек алуы тәэсирендә Парагвай Испаниягә һәм Рио-де-Ла-Платаның дәвамчысы булган Аргентинага бәйсез дәүләт булып оеша.
- 1848 – креолларның (испаннарның җирле токымнары) хаклары индеецларның хаклары белән тигезләшә.
- 1866–1870 – Бразилия һәм Аргентина белән сугыш (Парагвай сугышы). Сугыш нәтиҗәсендә халык саны 1 525 000нән 90 %ка кими (1871 елда 221 000 кеше, шуларның 28 000 генә ир кеше).
- 1887 – эре җирбиләүчеләрнең мәнфәгатьләрен чагылдыручы «Колорадо» фиркасенең корылуы.
- 1922–1923 – гражданнар сугышы.
- 1932–1935 – Боливия белән Чак сугышы. Парагвай сугышта җиңә, ләкин яулап алынган җирләрне АКШ корпорацияләре эшкәртә башлый.
- 1936 – Чак сугышы ветераннары хакимиятне үз кулына ала.
- 1940–1948 – генерал Мориниго диктатурасы.
- 1954–1989 – генерал Стресснер диктатурасы.
- 1989 елның 3 феврале – Стресснер Андрес Родригес тарафыннан бәреп төшерелә.
- 1992 – яңа конституция кабул ителә.
Сәяси төзелеше
үзгәртүРеспублика. Дәүләтнең һәм хөкүмәт башлыгы – халык тарафыннан биш елга сайланып куелган президент. 2008 елдан башлап Парагвайның президенты – сайлаучы тавышларының 41 %ын җыйган Фернандо Луго.
Парламент – халык тарафыннан биш елга сайланучы 45 сенатордан һәм 80 депутаттан торучы ике палаталы Конгресс.
Географик мәгълүмат
үзгәртүПарагвай Җөмһүрияте Көньяк Американың үзәк өлешендә урнашкан һәм океанга чыгышы юк. Көньякта һәм көньяк-көнбатышта Аргентина, төньякта һәм төньяк-көнбатышта Боливия, көнчыгышта һәм төньяк-көнчыгышта Бразилия белән чиктәш. Ил Парагвай елгасы белән ике тигез булмаган кисәккә бүленгән. Елганың көнбатышында илнең 60 %ын биләп торучы чүлле Гран-Чако өлкәсе урнашкан. Халыкның төп өлеше яшәгән көнчыгышта уңдырышлы далалар һәм субтропик урманнар урнашкан.
Икътисад
үзгәртүЭлектр энергиясе тышка чыгарыла. Үз-үзен бодай һәм башка ризык төрләре белән тәэмин итә. Мамык һәм май культуралары (аеруча кытай борчагы) җитештерелә.
Парагвайның икътисады авыл хуҗалыгына һәм Бразилия белән Аргентиина базарларына нык бәйле. Ягулык җитештерелми. Банк һәм финанс секторлары үсеш алмаган. Икътисад тотрыксыз һәм чит ил инвестицияләре аз.
Төп экспорт товарлары – кытай борчагы, мамык, ит, үсемлек мае, электроэнергия, агач, күн.
Халык
үзгәртүХалыкның еллык артуы – 2,4 %.
Уртача гомер озынлыгы – 75,8 ел.
Укый-яза белү – 94 % (2003 ел бәяләмәсе).
Халыкның 88 % артыгы – метислар (испаннар белән индеецларның кушылмасы). Чиста канлы индеецлар – 2 %, ак халык – 9 %. Илдә халыкара аралашуда гуарани теле киң кулланыла. Халыкның 37 %ы бары тик гуаранида аралаша, яртысы испанча һәм гуаранича белә, 7 %ы бары тик испан телен белә һәм 6 % – немецча, японча яки корейча сөйләшә.
Диннәр
үзгәртүИл халкының (7,3 млн кеше, 2021 елга) 95 % тан артыгы үзләрен христианнар дип саный (89 % католиклар һәм 8 % протестантлар) [33]. Азчылык диннәргә мормоннар, Бәһаи, Ислам, Буддачылык, Һинд дине, Яһүд дине һ. б. керә [34].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ The National Terminology Database for Irish — 2006.
- ↑ 4,0 4,1 140 // Конституция Парагвая
- ↑ https://www.workwithdata.com/place/paraguay
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/southamerica
- ↑ https://www.paraguay.gov.py/estado/poder-judicial/csj/csj
- ↑ https://www.interpol.int/Member-countries/World — Интерпол.
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Americas/PARAGUAY
- ↑ https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ — ХКТО.
- ↑ https://www.opcw.org/about-us/member-states/paraguay
- ↑ http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
- ↑ http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
- ↑ https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=233
- ↑ https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
- ↑ https://public.wmo.int/en/members/paraguay
- ↑ https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
- ↑ https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
- ↑ база данных Всемирного банка — Бөтендөнья банкы.
- ↑ 20,00 20,01 20,02 20,03 20,04 20,05 20,06 20,07 20,08 20,09 20,10 20,11 20,12 20,13 20,14 20,15 20,16 20,17 20,18 20,19 20,20 20,21 20,22 20,23 (unspecified title) — база данных Всемирного банка.
- ↑ 21,0 21,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD — Бөтендөнья банкы.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
- ↑ 25,0 25,1 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 2021 Democracy Index — EIU, 2022.
- ↑ 30,00 30,01 30,02 30,03 30,04 30,05 30,06 30,07 30,08 30,09 30,10 30,11 30,12 30,13 30,14 30,15 https://www.bti-project.org
- ↑ 31,0 31,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/PRY
- ↑ https://happyplanetindex.org/countries/?c=PRY
- ↑ The Latin American Socio-Religious Studies Program/ Programa Latinoamericano de Estudios Sociorreligiosos (PROLADES) 2018 елның 12 гыйнвар көнендә архивланган. PROLADES Religion in America by country
- ↑ Paraguay religion. State.gov (14 September 2007).