Хәниф Кәрим
Хөсни Кәрим белән бутамагыз.
Хәниф Кәрим | |
---|---|
Туган телдә исем | баш. Хәниф Кәрим улы Кәримов |
Туган | 25 июль 1910 Башкортстанның Кыйгы районы Югары Кыйгы |
Үлгән | 26 август 1983 (73 яшь) ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа |
Күмү урыны | Уфа мөселман зираты |
Милләт | татар[1] |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | шагыйрь |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре |
Хәниф Кәрим (25 июль, 1910 ел — 26 август, 1983 ел[2]) — Бөек Ватан сугышында катнашкан башкорт шагыйре.
Ул 1910 елның 25 июлендә хәзерге Башкортстанның Кыйгы районы Югары Кыйгы авылында туып үсә.
Мәктәптән соң Уфада Халык мәгарифе институтында белем ала. 1932-1934 елларда хәрби хезмәттә була. Кайткач, Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. "Октябрь" ("Ағиҙел") журналында җаваплы сәркатип була. Гәзитләрдә төрле вазыйфаларда эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. "На врага", "Боевая тревога" , Ерак Көнчыгыштагы "Тревога" фронт гәҗитләренең хәбәрчесе була. 1946 елда демобилизацияләнә. 13 ел дәвамында Башкортстан Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе була.
Хәниф Кәрим әдәби иҗат җимешләрен 1930 елда ук бастыра башлый. Төрле елларда егермедән артык җыентыгы дөнья күрә. Рус шагыйрьләре әсәрләрен тәрҗемә итү өлкәсендә зур эш башкара. Сугышта язылган әсәрләреннән 3 җыентыгы чыга: "Шигырьләр" (1942 ел), "Мәхәббәткә үлем юк", (1943 ел), "Сугыш юллары" (1944 ел).[3]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүгә документ
- ↑ Сегодня исполняется 100 лет со дня рождения Ханифа Карима – поэта и гражданина (рус.)
- ↑ Утлы йылдар ауаҙы (җыентык, төзүчесе Г.Байбурин). Уфа, 1985, 258 бит.
Сылтамалар
үзгәртү- башка чыганаклар
- Уфада танылган әдип Хәниф Кәримне искә алалар(үле сылтама)
- Ташта эзләр калган...
- Язучы Хәниф Кәрим төшерелгән кәнвирт чыгарылды(үле сылтама) (башк.)
Искәрмәләр
үзгәртүБу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|