Ангара
Ангара́ (рус. Ангара, бүр. Ангар мүрэн) — Русиянең Иркутск өлкәсе һәм Красноярск краендагы елга. Енисейнең иң күп сулы кушылдыгы.
География | |
---|---|
АТБ | Хабарау крае, Өркет өлкәсе |
Ил | Россия |
ДДӨБ | 75 метр |
Координатлар | 51°52'тн, 104°49'кнч, 58°6'тн, 93°0'кнч |
РДСР | 16010100112116200000012 |
Tarddiad | Байкал |
Нинди сулыкка коя | Янәсәй |
Бассейн мәйданы | 1 039 000 км² |
Озынлык | 1779 километр |
Су чыгымы | 4518 м³/с |
Llynnoedd | Байкал |
Озынлыгы — 1779 км. Бассейнының — 1,040 мең км². Байкал күленнән агып чыга.
Төп кушылдыклар: уңнан — Илим, Оса, сулдан — Иркут, Белая, Ока, Тасеева. Кар һәм яңгырлардан су ала.
Кушылу җирендә уртача су чыгымы 5100 м³/сек. Түбән агымында октябрь-ноябрьда, Братск сусаклагычында ноябрь-декабрьда боз белән каплана. Майның беренче яртысыннан боз эри башлый.
Ангараның югары агымында сускалагычлар каскады төзелгән, Иркутск, Братск, Усть-Илим ГЭСлары эшлиләр, Богучаны ГЭСы төзелә.
Көймәләр йөрешле елга. Ангарада торучы шәһәрләр: Иркутск, Ангарск, Усолье-Сибирское, Свирск, Братск, Усть-Илимск һәм Кодинск.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Angara At Tatarka, R-Arcticnet V4.0
- ↑ Река Ангара, RussiaDiscovery