Апостроф
Апостроф (')
Апостроф ( ' ) (tat. lat. Apostrof(үле сылтама)) — хәрефсез орфография билгесе.
Апостроф сирәк кулланылганлыктан, татар латин әлифбасында аерым урын алмаган, ул, һәмзәне (тәэмин — tä'min) белдерүче һәм нечкәлек билгесе (уникаль — unikal', роль — rol') буларак, бары орфографиядә генә исәпкә алына.
Апостроф тамгасы түбәндәге очракларда языла:
а) “һәмзә” тартыгын белдерү өчен: мәсьәлә — mäs'älä, тәэмин — tä'min, тәэсир — tä'sir, Коръән — Qor'än һ.б.;
ә) Рус алынмаларында калын сузыктан — a, o, u, ı — соң, килүче нечкә тартыкларны (күбрәк [ль] авазын) белдерү өчен апостроф билгесе куела: роль — rol', культура — kul'tura, тальян — tal'yan, асфальт — asfal't, Рязань — Räzan', асфальт — asfal't, культура — kul'tura.
Нечкә сузыктан — ä, ö, ü, e, i — соң апостроф билгесе куелмый: автомобиль — avtomobil, мобиль — mobil, фильм — film, Эльмира — Elmira, Рафаэль — Rafael, Лионель — Lionel, Эльдорадо — Eldorado.
Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны һәм Tatar teleneñ orfografiäse буенча расланган. Интертат, Татар-Информ 2015 елның 26 июнь көнендә архивланган., Безнең гәҗит 2013 елның 6 август көнендә архивланган., TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.
Бүтән телләрдә
үзгәртүАпостроф француз, инглиз, украин, белорус телләрендә кулланыла.
Кодлар
үзгәртүСтандарт латин клавиатурасына керә.