Бали
Бали Индонезиянең утравы һәм провинциясе. Провинциягә Бали һәм берничә кечерәк күрше утрау керә, алар арасында Нуса Пенида, Нуса Лембонган һәм Нуса Ченинганны атарга була. Ул Кече Сунда Утрауларның иң көнбатыш очында, көнбатышта Ява һәм көнчыгышта Ломбок арасында урнашкан. Аның башкаласы Денпасар утрауның көньяк өлешендә урнашкан.
Бали | |
индон. Bali | |
Байрак | Илтамга |
Исем | Bali[1][2] |
---|---|
Дәүләт | Индонезия[3][4][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Бали[d][4][1] |
Сәгать поясы | WITA[d] |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Һинд океаны һәм Бали диңгезе |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Малые Зондские острова[d] |
Иң югары ноктасы | Агунг[d] |
Халык саны | 4 225 384 (2014) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 3031 метр |
Озынлык | 150 km |
Киңлек | 80 km |
Мәйдан | 5632,86 км² |
Бали Викиҗыентыкта |
2010 ел җан алу исәбе буенча 3890757 һәм 2014 елның январена 4225000 кеше халкы белән утрау Индонезиянең индуист азчылыгының күпчелеге өчен өй булып тора. 2010 ел җан исәбе алу буенча Балиның 83,5%-ы Бали Индуизмы тарафдарлары, алардан соң 13,4% мөселман динен, 2,5% христианлык һәм 0,5% Буддизм динен тота. Балида Балилылар (88%), Явалылар (7%), Көнчыгыш Индонезиялеләр (1%), Бали Ага халкы (1%), Мадура халкы (1%) яши. Рәсми тел булып Индонезия теле тора, асаба тел - Бали теле, шулай ук Инглиз теле сөйләм теле булып тора.
Бали популяр туристик бару урыны һәм 1980-енче еллардан бирле туристлар санының шактый үсүен күргән. Ул үзенең югары үсеш алган сәнгате, шул исәптән традицион һәм хәзерге биюләр, скульптура, рәсем ясау, күн, металл эшкәртү һәм музыканы да кертеп. Индонезиянең Халыкара Фильм Фестивале һәр ел саен Балида үткәрелә.
Бали Мәрҗән Өчпочмагының өлеше, бу диңгез төрләренең иң югары биотөрлелеге булган өлкә. Бу өлкәдә генә 500 дән артык риф төзүче төрләрне табып була. Чагыштыру өчен, бу бөтен Кариблардан 7 мәртәбә күбрәк. Соңгы вакытта Бали 2011 ел ASEAN Саммиты, 2013 APEC һәм 2013 Мисс Дөнья конкурсын кунак итеп каршы алган.
Шулай ук карагыз
үзгәртүТышкы сылтамалар
үзгәртү- http://www.baliprov.go.id/ 2008 елның 23 июль көнендә архивланган.
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Indonesian Minister of Home Affairs Decree Number 050-145 of 2022
- ↑ Indonesian Minister of Home Affairs Decree 100.1.1-6117 Of 2022
- ↑ archINFORM — 1994.
- ↑ 4,0 4,1 GEOnet Names Server — 2018.
- ↑ http://vohuman.ru/sanskrit/slovar-sanskrit-b.html