Тилчә (рус. Ящур)— антропозооноз бүлегеннән (кешеләр һәм хайваннар авырткан авырулар) үтә йогышлы авыру, интоксикация, бизгәк тоту, ашкайнату трактының күп катлы эпителий белән капланган лайлалы тышчасында, шулай ук тиренең йонсыз өлешләрендә үзенчәлекле куыкчыклар (афталар) һәм эрозияләр барлыкка килү белән үзенчәлекле.

Ящур
МКБ-10 B08.808.8
МКБ-9 Калып:ICD9
DiseasesDB 31707 31707
MeSH D005536 D005536

Этиология һәм эпидемиология

үзгәртү

Тилчәне тудыручы булып— Aphthovirus төренә Picornaviridae гаиләсенә караган РНКлы вирус, 7 серотөре, якынча 70 варианты очрый; тышкы мохитта чыдамлы. Зарарсыз һәм яман формаларга бүленә. Пар тояклы йорт һәм кыргый хайваннарда була (Сыер малы һәм вак терлек, дөя, дуңгыз һ. б. бирешүчән; ат авырмый, ләкин вирусны йөртүче була ала). Кешегә сирәк очракта йога ала. Инфекция чыганаклары — авыру хайваннар һәм вирус йөртүчеләр.

Патогенез

үзгәртү
 
Авыз зарарлану

Вирус тышкы мохитка афталар сыеклыгы, сөт, бәвел, тизәк белән эләгә, шулай ук суелган авыру мал итендә һәм канында була. Алиментар, аэроген һәм аралашу юлы белән авыз һәм борын куышлыгының лайлалы тирәсе, тире аша йогуы мөмкин. Вирус эпителий күзәнәкләренә үтеп керә (аеруча авыз, борын һәм уретра), үрчи, күзәнәк элементларын тарката, бу куыкчалар куышлыгында эксудат җыелуга (афталар), эрозиягә, икенчел бактериаль инфекция үсешенә китерә. Аннары канга үтеп (вирусемия) кереп интоксикация китереп чыгара.

Клиник билгеләре

үзгәртү

Инкубация чоры 2-12 тәүлек (сирәгрәк 3 атна) тәшкил итә ала. Күп очракта 3-4 көн дәвам итә. Авыру кискен башлана. Хайваннарда төп билгеләре: тән температурасы күтәрелү (39-40 С), калтырау белән, күп селәгәй агу, афталар барлыкка килү, сөт продуктлылыгы кимү, аксаклык, ашказаны-эчәк юллары эшмәкәрлеге бозылу һ.б. Яман авыру формада үткән очракта хайваннарның күпләп үлүе мөмкин. Диагностика өчен эпизоотологик, клиник һәм лаборатор (вирусологик, серологик) тикшерү мәгълүматлары кулланыла. Дәвалау (кирәк булганда) симптоматик (гипериммун сүл һ. б.).

Профилактика һәм көрәш чаралары

үзгәртү

Тилчәне кисәтү өчен, ветеринария-санитария чараларын төгәл үтәргә кирәк. Алар вирусның читтән кереп таралуына юл куймаудан һәм хайваннарны вакытында вакциналаудан гыйбарәт. Тилчә табылган очракта, бу авыру буенча иминлексез хуҗалыкта кичекмәстән карантин игълан ителә.

Әдәбият

үзгәртү

(рус.)

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:

В39 Ф.Г.Набиев, Г.Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.

  NODES