Фтириаз
Фтириаз | |
Саклык белгечлеге | инфектология[d] |
---|---|
ICD-9-CM | 132.2[1][2] |
NCI Thesaurus идентификаторы | C35777[1] |
Фтириаз Викиҗыентыкта |
Патогенез
үзгәртүГадәттә касык бетләренең Phthirus pubis урнашуы — касык чәчләре (рәс. 4. 43a). Йоктырган кеше бетләрне башка чәчле урыннарга күчерә ала: күкрәк, култык асты яки кабаклар. Кабаклар бетләү (фтириаз), бетләрнең керфекләрдә җыелу гадәттә җитәрлек булмаган гигиена шартларында яшәүче балаларда була.
Ачыклау
үзгәртү1. Симптомнар. Кабакларның хроник ярсытуы һәм кычыту.
2. Билгеләре
• Бетләр керфекләргә тырнак ярдәмендә ябышып тора (рәс. 4. 43б)
. • Серкәләр һәм аларның буш тышчалары керфек тамыры янында беркетелгән оваль сыман, көрән төстәге, "энҗе" кебек ялтыраучы була (рәс. 4. 43в).
• Конъюнктивит сирәк очрый.
Дәвалау
үзгәртү1. Бетләрне һәм зарарланган керфекләрне эскәк белән механик алып ату.
2. Керфекләргә һәм кабакларга 2 тапкыр көнгә 10 көн дәвамында 1% сары терекөмешле май яки нефтьле желе аппликациясе.
3. Рецидивны кисәтү өчен авыруны, аның гаиләсен, киемен һәм урын-җир керен антипедикулез эшкәртү.
NB 30% авыруларның касык бетләрен йоктыру җенси юл белән була
Чыганаклар
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Disease Ontology — 2016.
- ↑ Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.
Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел