Эксклав
илнең төп территориясеннән аерылган һәм башка (бер яки берничә) дәүләт территориясе белән әйләндереп алынган суверен булмаган төбәк.
Эксклав (бор. грек. ἐξ «– нан, – нән» + лат. clavis «ачкыч» сүзләреннән) — илнең төп территориясеннән аерылган һәм башка (бер яки берничә) дәүләт территориясе белән әйләндереп алынган суверен булмаган төбәк. Бер үк территория үзе буйсынган ил өчен эксклав һәм шул ук вакытта үзе буйсынмаган, ләкин аның территориясе белән әйләндереп алынган дәүләт өчен анклав булып тора. Диңгезгә чыгу юлы булган эксклав ярымэксклав дип атала. Халыкара Диңгез кануны буенча, башка илләр флотына ярымэксклавка керү юлын томалау рөхсәт ителми.[2].
Эксклав | |
Моның каршысы | Прилежащая зона[d] |
---|
Эксклав мисаллары
үзгәртүХалыкара
үзгәртү- Азәрбайҗан Республикасына караучы Нахчыван Автономияле Республикасын Әрмәнстан, Иран, Төркия территорияләре уратып алган.
- Үзбәкстанның Фәрганә вилаятенә караучы Шаһимәрдән эксклавы һәм Сох туманы Кыргызстан эчендә.
- Италиянең Ломбардия төбәгендә урнашкан Кампионе-д’Италия торак пункты Швейцария территориясе белән уратылган.
- Испаниянең Жирона провинциясендә урнашкан Льивия муниципалитеты Франция территориясе белән уратылган.
- Россиянең Брянск өлкәсе Вышков шәһәр җирлегенә караучы Медвежье-Саньково авылы Беларусиянең Гомель өлкәсе Добруш районы эчендә.
- Азәрбайҗанның Башкәнд авылы эксклав булудан туктаган.
Ярымэксклавлар
үзгәртү- Польша, Литва белән чиктәш Калининград өлкәсенең (Россия) Балтыйк диңгезенә чыгу юлы бар.
- Конго Җөмһүрияте, Конго Демократик Республикасы белән чиктәш Кабинда провинциясенең (Ангола) Атлантик океанга чыгу юлы бар.
- Канада белән чиктәш Аляска штаты ― АКШның ярымэксклавы.
- Малайзия территориясе белән уратылган Тембуронг округының (Бруней) Көньяк Кытай диңгезенә чыгу юлы бар.
- Индонезия территориясе белән уратылган Окуси-Амбено округының (Көнчыгыш Тимор) Һинд океанына чыгу юлы бар.
- БГӘ территориясе уратып алган Мүсәндәм мөхәфәзәсенең (губернаторлык, Оман) Фарсы һәм Оман култыкларына чыгу юлы бар.
- Африка кыйтгасында (Марокко белән чиктәш) урнашкан автономияле Мелилья һәм Сеута шәһәрләренең (Испания) Урта диңгезгә чыгу юлы бар.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Винокуров Е.Ю. Теория анклавов. Калининград: Terra Baltica, 2007стр. 20 ISBN 978-5-98777-015-3 Архивированная копия.
- ↑ Как правильно: Калининградская область — анклав или эксклав? 2011 елның 22 октябрь көнендә архивланган.